Китап Гольфстримы: заманча әдәби агымга кереп чум (12+)

11 нче санлы китапханәдә, «ЛУЧ» яшүсмерләр клубы эше кысаларында мавыктыргыч «Китап Гольфстримы: заманча әдәби агымга кереп чум» дигән китап тәкъдим итү чарасы узды. 
Заманча дөнья яшүсмерләр өчен күңел ачу чаралары белән куандыруына һәм аларның тормышы төрле вакыйгалар: белем алу, дуслар белән аралашуга бай булуына карамастан, болар берсе дә яшьләргә заманча матур әдәбият белән кызыксынырга комачауламый. 
Чарада катнашучылар үсеп килүче буын өчен яңа китаплар белән танышып кына калмады, ә балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча әдәбият турында үз фикерләрен дә әйтте. Яшь укучылар үзләре яратып укый торган китаплар турында сөйләделәр һәм «Классика яки хәзерге заман язучылары», «Фантастиканы уку кирәкме» темаларына әңгәмә кордылар.  
Китапханәче Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреатлары булган китаплар һәм талантлы авторлар турында сөйләде. Татьяна Шипошинаның «Ангелы не бросают своих» һәм Дарья Доцукның «Поход к двум водопадам» китапларыннан өзекләрне рольләргә бүлеп укырга тәкъдим итте. Бу бәйге лауреатлары булган китаплар, алар яшүсмерләргә һәм яшьләргә адресланган, үсү, үзара мөнәсәбәтләр булдыру, дуслык, мәхәббәткә багышланган. Шулай ук балалар Михаил Соловьевның «Переход» китабы буенча мавыктыргыч китапнамәне карады.
Китапханәбезнең уку залында «Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреатлары» һәм «Хәзерге заман яшүсмерләренә нәрсә укырга?» китап серияләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Әгәр сез яшүсмерләр өчен иң яхшы китаплар исемлекләренә эләгүче һәркем укырга тиешле әсәрләр белән таныш түгел икән, нәрсәдән башларга икәнен белмисез икән – без сезгә бу китапларны һичшиксез укырга киңәш итәбез!

Поделиться: